Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бәйрәм бизнесы

Мин Сабантуйда ба­ла­лар­га ак­ваг­рим яса­дым, ә сеңелләрем үз­лә­ре яса­ган йө­зек­ләр, беләзекләр сат­ты­лар.

Бы­ел без га­и­лә­без бе­лән ике Са­бан­туй­га бар­дык.

Бе­рен­че­се без­нең авыл­да үт­те. Ан­да мин се­ңел­лә­рем бе­лән кеч­ке­нә ге­нә биз­нес оеш­тыр­дым. Се­ңел­лә­рем үз­лә­ре яса­ган йө­зек­ләр, беләзекләр сат­ты­лар. Әл­бәт­тә, кай­чак эш­лә­рен әти-әни­ләр­гә кал­ды­рып, Са­бан­туй­ның кы­зык­лы уен­на­рын­да кат­на­шып та кил­де­ләр.

 

Ә мин ба­ла­лар­га ак­ваг­рим яса­дым, шу­ңа кү­рә эшем­не бер­кем­гә дә кал­ды­ра ал­ма­дым. Лә­кин мо­ңа бер дә үкен­мим. Чөн­ки үз­лә­ре­нең бит­лә­рен­дә­ге, кул­ла­рын­да­гы рә­сем­нәр­не күр­гәч, ба­ла­лар сө­е­неч­лә­реннән си­кер­гә­ләп, ми­ңа мең кат рәх­мәт әй­теп, шат кү­ңел бе­лән кит­те­ләр. Кай­бер­лә­ре хәт­та ки­ре ки­леп та­гын бер рә­сем со­ра­ды­лар.

 

Са­бан­туй­да ни бул­га­нын да бел­ми кал­ма­дым, чөн­ки ак­ваг­рим өчен кил­гән ба­ла­лар нин­ди уен­нар­да кат­наш­кан­на­рын, нин­ди бү­ләк­ләр ал­ган­на­рын бер су­лыш­та сөй­ләп бир­де­ләр. Шу­лай бе­рен­че Са­бан­туй үтеп тә кит­те. Без­нең биз­нес өчен бу бик уңыш­лы көн бул­ды.

 

Ин­де эш бет­кәч уй­нар­га ярый дип уй­лап куй­дык. Һәм шу­ңа кү­рә икен­че көн­не күр­ше авыл Са­бан­ту­е­на юл тот­тык. Ан­да әл­лә нин­ди кы­зык уен­нар бул­ды. Хәт­та мо­ңа ка­дәр мин күр­мә­гән­нә­ре дә бар иде. Бел­гән­нә­рен дә үз­гәр­теп, та­гын да кы­зыг­рак ит­кән­нәр.

 

Мә­сә­лән, чүл­мәк уе­нын ба­ры­быз да бе­лә бит ин­де. Алар чул­мәк ас­ты­на бер мең сум ак­ча са­лып куй­ган­нар. Чүл­мәк­не ва­та ал­ган ке­ше­гә шун­дук мең сум! Дө­рес, уен­да кат­на­шу өчен ул үзе 50ме, 100ме сум би­рер­гә ти­еш икән. Тик мо­ны­сы вак мәсь­ә­лә бит ин­де.

 

Шу­лай ук су­мо бу­ен­ча да ярыш үт­кә­рел­де. Ярыш без­нең әти-әни­ләр­нең ба­ла­чак­ла­рын­да бул­ган «Әтәч су­гы­шы»­на ох­шап то­ра. Кы­зык, кыс­ка­сы.

 

Алып ба­ру­чы­лар­ның ком­мен­та­рий­ла­ры да бар­лык уен­нар­га, ярыш­лар­га үзен­чә­лек би­реп, Са­бан­туй­га ямь өс­тә­де. Уен­нар гы­на тү­гел, җыр-би­ю­ләр дә бул­ды.

 

Без дә җыр­лап-би­еп, төр­ле уен­нар­да кат­на­шып, тәм-том­нар бе­лән сый­ла­нып, шат кү­ңел бе­лән өй­гә кай­тып кит­тек.

Ази­лә Си­ра­җи­е­ва, Чал­лы шә­һә­ре, «А­дым­нар» гим­на­зи­я­се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев