Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Байбулат Батулланың «Бери да помни» (12+) фильмы «Короче» фестивалендә катнаша

Фильм 14 сентябрьдән прокатка чыга.

 

Режиссер Байбулат Батулланың «Бери да помни»(12+) тулы метражлы фильмы «Короче» Россиякүләм фестивалендә яңа тулы метражлы дебют программасының төп конкурсында катнаша. Фильм 14 сентябрьдән прокатка чыга. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

  • «Бери да помни» (12+) фильмының режиссеры - Байбулат Батулла, сценарий авторлары - Байбулат Батулла, Таһир Минһаҗев, Дарья Беседина. Продюсерлар: Иван Яковенко, Руслан Сафин, Владимир Пермяков. Оператор: Максим Аркатов. Рольләрдә: Рабит Батулла, Роза Хәйруллина, Юныс Таиров, Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбарәкҗанов, Сирень Бәйрәмов, Алинә Насыйбуллина, Нурбәк Батулла һ. б. Фильм комедия жанрында төшерелгән, 83 минут бара. Җитештерүче-студия: Bosfor Pictures.

Синопсис: алты яшьлек Илһам җәйге ялын авылда үткәрә, әмма әти-әнисен бик сагына. Рәсим бабай, оныгына күңелле булсын дип, «Бери да помни» уенын искә төшерә. Шул уенны уйнап, теләкләр чынга аша башлый. Бу хәлләрне аның хатыны Суфия бер дә ошатмый, әмма тора-бара бу уен гаиләнең тормыш-көнкүрешен бик нык үзгәртә.

«Балачакта мин еш кына «Бери да помни» балалар уенын уйный идем. Бу уенны уйнап, кичке аш та күңел ачуга әверелергә мөмкин. 2015 елда шушы уен кергән фильмны төшерү турында уйландым.

«Бери да помни»(12+) - кешеләрнең яшәү ямен югалтулары, үз-үзләренә кул селтәүләре, үз язмышларына үпкәләүләре турындагы тарих.

Геройлар өлкән булуга карамастан, монда яшь бөтенләй мөһим түгел. Фильм тормышка кызыксынуны яңарту мөмкинлеге, яшәргә теләк уяну турында. Хыял, идея, максатларыңны истә тотып, аларны тормышка ашырырга кирәк», - ди режиссер Байбулат Батулла.

  • «Короче» – Россия күләмендә үткәрелүче кыска метражлы кино фестивале, ул 2013 елдан бирле ел саен Калининградта уза. 2017 елда Байбулат Батулла «Короче» фестивалендә «Половинки» кыска метражлы фильмы белән катнашып, «иң яхшы сценарий өчен» номинациясендә лауреат булды.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев