Баянда уйнаганда йоклап киткән идем
Ачык ишек

Баянда уйнаганда йоклап киткән идем

Ватсаптан скриншот. Яңа уку елында нинди түгәрәкләргә язылырга уйлыйсыз?

Айсылу:

– Сәлам, дуслар! Яңа уку елында нинди түгәрәкләргә язылырга уйлыйсыз?

Резеда:

– Әллә бу хакта уйлыйсыгыз да килмиме әле?

Әдилә:

– Минем театр һәм бию түгәрәгенә языласым килә.

Ләйлә:

– Бу уку елында түгәрәкләрдән баш тартырмын инде. Бию түгәрәгенә узган елларда да йөргән идем, шунысы гына калыр. 9нчы сыйныф, күбрәк имтиханнарга игътибар  бирергә кирәк дип уйлыйм.

Әнвәр:

– 9нчы сыйныф ярый әле ул, түгәрәкләргә дә йөреп була, күптөрле чараларда да катнашырга өлгерәсең, экзаменнарга әзерләнергә дә вакыт күп кала. Ә менә 11нче сыйныф бераз куркытып тора әле мине. «Барысы да әйбәт булыр» дигән теләктә башлап карыйбыз инде уку елын...

Әмир:

– Миңа ошаган түгәрәкләр  булса, йөрер идем. Әйтик шигырь, хикәя, драма язу түгәрәге, көй язу, баянда яки синтезаторда уйнау түгәрәге. Безнең мәктәптә спорт түгәрәкләре эшли: волейбол, баскетбол, көрәш. Театр түгәрәге дә бар әле.

Түгәрәккә йөрү күп вакыт һәм көч сорый. Мин баян түгәрәгендә баян уйнап утырганда берничә тапкыр йоклап киткәнне хәтерлим.

 

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев