Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бабам да солдат булган!

Хөрмәтле «Көмеш кыңгырау»! Сезнең белән туган тел дәресләрендә таныштык. Укытучыбыз Әнисә Фәнил кызы белән газетадагы һәр яңалыкны күреп алабыз, яратып укыйбыз.

Игътибарыгызга язмаларыбызны да тәкъдим итәбез.

Мин икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Гаиләбездә – алты кеше. Иң өлкәне – безне дингә, дөрес яшәргә өйрәтүче Миннегали бабам. Ул акыллы фикерләре, тәмле, шаян сүзләре белән безгә тәрбия бирә, туры юл күрсәтә.

Бабаем авылыбызда озак еллар дин эшләрен алып бара. Мәчет манарасыннан әйткән азан тавышы йөрәкләргә гүя бер тылсым иңдерә. Аның белән җәен җиләккә, дару үләннәре җыярга йөрүләр, кышын чаңгы белән сәяхәт итүләр балачагымның иң җылы хатирәләре булып истә калачак.

Еш кына үзенең яшьлеген искә ала ул. Үткән белән бүгенгене чагыштырырга ярата. Бабам да солдат булган! Мин аннан армия тормышы турында да сорыйм. Ул армиядә хезмәт итүнең егет кеше өчен бик кирәкле эш икәненә төшендерә. Егетләрнең аннан үзгәреп, ныгып, җитдиләнеп кайтуларын әйтә. Егет кеше өчен армиянең зур тормыш мәктәбе булуын аңлата...

Әби-бабай тәрбиясе алган балалар тормышка башка күзлектән чыгып карыйдыр ул. Безне сөендереп, озак яшәгез, өлкәннәребез!

Зилә Шәрәфиева, Саба районы Олы Кибәче мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев