Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Азнакайда «Чатыр-Тауда җыен» Халыкара фольклор фестивале узачак

8нче июль көнне Азнакай районында «Чатыр-Тауда җыен» традицион Халыкара фольклор фестивале узачак.

8нче июль көнне Азнакай районында «Чатыр-Тауда җыен» традицион Халыкара фольклор фестивале узачак.

Азнакай районының иң матур тавында 3000нән артык катнашучы һәм төрки фольклор коллективлар җыелачак. Кунакларны театральләштерелгән тамаша көтә.

Фестивальдә төрки телле халыкларның көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар эшләячәк, аларда төрле милләт вәкилләренең ишегалды экспозицияләре, күргәзмәләр, кул эшләре һәм милли ризыклар ярминкәләре тәкъдим ителәчәк.

Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Фестивальдә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узачак.

Фестивальнең максаты – милли байлыкларны, биюләрне, төрки халыкларның традицияләрен торгызу һәм үсеп килүче буынга халык традицияләрен тапшыру.

Фестивальдә:

солист-инструменталистлар (милли уен кораллары);
вокал-фольклор ансамбльләре (3 кешедән торган);
милли (халык) биюләрен башкаручы хореография коллективлары;
фольклор инструменталь ансамбльләр;
декоратив-кулланма сәнгать һәм милли аш-су осталары катнаша ала.


​Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе 8 (85592) 73400.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев