Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Аза­лия Кә­ри­мо­ва: «Тук­тар­га яра­мый!»

Күптән түгел без Түбән Камада шәһәрендә булып, «Сүз көче» бәйгесендә җиңү яулаган кыз Азалия Кәримова белән таныштык.

Күптән түгел без Түбән Камада шәһәрендә булып кайттык. Кызыклы бер сәфәр булды ул. Безне бик күп кызыклы кызлар-малайлар белән очраштырган сәфәр.

Шуларның берсе – Азалия Кәримова. Күптән түгел Түбән Камада узган «Сүз көче» бәйгесендә җиңү яулаган кыз ул. Бу уку елында гына ачылган «Адымнар» мәктәбе укучысы.

7нче генә сыйныфта укыса да, Рәсәйнең танылган эстрада һәм кино артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаучы сәхнә йолдызы, «Нардуган», «Второе дыхание» коллективы биючесе, карвинг остасы (яшелчә һәм җиләк-җимешләрне матурлап кисеп, өстәл бизәүче), театраль күренешләрдә актив катнашучы, төрле реклама ролигы герое һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы да ул. Азалия боларның барысына да ничек өлгерә икән? Без шул хакта фикер алыштык:

- Иң башта җиңүеңнән башлыйк әле. Син танылган шагыйрь Рифат Сәлахнең  «Татар иле» шигырен башкарып җиңү яуладың. Ни өчен нәкъ менә шушы шигырьне сайладың?

Чөнки ул Татарстаныбызга мәдхия булып яңгырый. Рифат абыйга шигырь өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.

- Ә конкурс кай ягы белән ошады сиңа?

- Катнашучыларны Мәскәүдән килгән актер, режиссер Данил Алексеев финалга үзе сайлап алды. Аның әйткән һәр сүзе минем өчен  бик мөһим иде. Дөрес фикер һәрвакытта да кирәк. Мин һәр чыгышымнан соң үзем өчен нәтиҗәләр ясадым, хаталарымны төзәтергә тырыштым.

– Азалия, без сине «Шаян ТВ» балалар телеканалы алып баручысы буларак беләбез. Анда килүең турында сөйлә әле.

– 2019 елда без әнием белән «Шаян ТВ» телеканалының кастинг игълан итүен белдек. Мин инде шәһәркүләм чараларны алып бара, төрле конкурсларда катнаша идем. Шуңа күрә телевидениегә дә визитка җибәрергә булдык. Редактор һәм режиссерлар безне сайлап алдылар. Соңыннан кабул итүләре турында шалтыратып әйттеләр. Ул вакытта ничек сөенгәнемне бүгенгедәй хәтерлим. Телевидениеда минем моңа кадәр булганым юк иде. Һава торышын тыңлаганда, яңалыкларны караганда мин кызыксынып карап утыра идем. Ә үзем шунда барып эләккәч, тормышым бөтенләй үзгәрде. «Шаян ТВ» – ул минем гаиләм. Ул миңа татар телен үстерергә зур этәргеч бирде һәм тормыш мәктәбе булды.

– Киләчәктә телевидение алып баручысы буласың киләме?

– Әйе. Ләкин бүгенге көндә табиб һөнәрен дә күз уңында тотам. Әлегә уйлыйм. Табиб булу – үзем һәм якыннарымның сәламәтлеге өчен бик кирәк. Бәлки, шушы ике өлкәне дә үз итеп, алар арасында кайнармын (көлә).

– Нинди танылган шәхесләр белән әңгәмә корганың бар?

– Табиблардан, хоккейчыдан интервью алганым бар. Күптән түгел студиябезгә Түбән Кама шәһәре хоккейчысы (сакчы, хәзерге вакытта «Авангард» командасында уйный) Дамир Шәрипҗановны чакырдым. Ул хоккей турында сөйләде, без аңа кызыклы сораулар бирдек. Ә киләчәктә К.Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхова белән аралашыр идем. Ул – минем кумирым. Алып баручы буларак, мин аннан үрнәк алам.

– Чыгыш ясар алдыннан дулкынланасыңмы?

– Минемчә, дулкынлану һәркемдә булырга тиеш. Иң оста профессионаллар да дулкынлану кичерәдер. Аны җиңәр өчен, үз эшеңә җитди карарга, текстларны белергә һәм чараларга ныклап әзерләнергә кирәк. Җаваплылык, тырышлык булса, бар эшне дә башкарып була.

– Тормыш девизың нинди?

– Тормыш – ул тәгәрмәч. Актив булып яшәсәң генә алга бара. Димәк, туктап торырга ярамый.

Әңгәмәдәш – Гөлигә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев