Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте» китабы буенча бәйгенең сайлап алу туры башлана

Конкурсның төп шарты – китапны тулысынча укып чыгу һәм аның аерым эпизодларын истә калдыру. Китапның эчтәлеген иң яхшы белүчеләр сайлап алу туры һәм финал нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Сайлап алу туры 17нче сентябрьдә узачак. Анда 200 дән артык кеше катнашырга теләк белдергән. Конкурста, җенесенә һәм яшенә бәйсез рәвештә, теләгән һәркем үз көчен сынап карый ала.

Билгеле булганча, «Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте" китабы буена бәйге август ахырында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан игълан ителгән иде.

Багдад илчелеге җитәкчесе хәлиф Ибн Фадлан кулы белән язылган иншаның рус теленә тәрҗемәсе, һичшиксез, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллык бестселлеры булырга хаклы. Шуңа күрә китапны халык арасында популярлаштыру өчен уздырыла торган конкурсның төп шарты – аны тулысынча укып чыгу һәм аның аерым эпизодларын истә калдыру. Китапның эчтәлеген иң яхшы белүчеләр сайлап алу туры һәм финал нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Ике турда да катнашучылар китап турында тест рәвешендәге 50 сорауга җавап бирәчәк.

Бәйгенең төп призы – тауда йөрүче велосипед.

Икенче урын яулаучы робот-пылесос алачак.

Өченче урын өчен электр самокаты каралган. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларга китапны электрон версиядә уку мөмкинлеген тудыра.

Сайлап алу туры 17 сентябрьдә Казан шәһәрендә Нәзарәтнең конференц-залында узачак. Чара иртәнге сәгать тугызда (09:00) башлана. Финалга иң күп балл җыйган катнашучылар узачак. Финал 22 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак.

http://dumrt.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев