Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Авылыбызда - зоопарк

Күз алдыгызга китерәсезме, безнең якларда сирәк очрый торганы, кошларның иң зурысы - искиткеч матур тәвә кошы да бар монда хәтта.

Дусларым, беләсезме, мин кичә үзебезнен авылда урнашкан кечкенә зоопаркта гаиләм белән кунакта булдым. Анда мин нинди генә кошлар күрмәдем. Искиткеч матур тәвә кошын ашаттык та әле. Тавис кошы һәм  Хаски токымлы шаян эт миңа аеруча ошадылар. Кечкенә генә булса да, биредә ниләр генә юк!

Зоопаркны авылыбызның ин тырыш кешесе Зөлфәт абый Баязитов оештырган. Кызыклы җәнлекләр карарга дип бик еш киләләр аларга. Бигрәк тә шәһәрдән кайткан балалар ошата инде аны!

Менә шул зоопракта карап-карап йөрим дә мин, иң куркыныч кош – ул күркә, дигән нәтиҗәгә киләм.

Вәлиева Әдилә, Кукмара районы Күкшел авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев