Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Авылга җитәме соң?

Рәхәт тә соң Мамадышта! Бигрәк тә җәй көннәрендә! Ялан хәтле зур ишегалды, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакча...

Ниләр генә үсми ул бакчада: яшелчәсе, җиләк-җимеше дисеңме, һәркайсы, мине өз, мине аша, дигәндәй, авыз суларын китереп, кызыктырып тора... Иртән шул бакчада сайраган төрледән-төрле кошларның тавышына уянып китәсең.

Ә әтәчләре ничек дәртле кычкыра, будильникларың бер читтә торсын!

Җәнлекләр кешеләргә бик якынайды хәзер. Мамадыш районы Уразбахты авылында куяннар рәхәтләнеп йөри. Аучылык рөхсәт ителмәгәнгә шушы хәлдер дип уйлыйм. Дәү әбием: «Аннан элек халык урманнан кайтып керми, печәнен, утынын, җиләген шуннан җыя иде. Урман ауган агач белән тулды, анда көтү йөрми, печән чабылмый. Шуңа җәнлекләр авыл тирәләренә кадәр килеп җитте дә инде, кая киттегез сез, кешеләр, дип, юксынып, хәл белергә килүләредер. Кем күргән элек көпә-көндез урамда төлке, куян йөргәнне, ишегалдында, бакчада еланнар шуышканны?!» – ди. Төннәрен керпеләр күп була иде. Быел алар никтер күренми. Мөгаен, кар мулдан булганлыктан, ояларыннан чыга алмаганнардыр.

Вадим Андриянов, Казан шәһәренең унберенче санлы киң профильле лицейның 3нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев