Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Авыл: эш плюс ял

Са­бый чак­тан нәр­сә­гә­дер өй­рә­нер­гә ом­ты­ла­быз. Әз-мәз бул­са да ни­дер эш­ләр­гә – әни­ләр­гә бу­лы­шыр­га ты­ры­ша­быз. Авыл җи­рен­дә эш­кә ба­ла­чак­тан ук өй­рә­тә­ләр, һәм бу – бик дө­рес.

Мин тау­лар янын­да яшим. Көн са­ен, ягъ­ни бо­зау­лар­га су эчер­тер­гә мен­гән­гә, шул тау­лар­га га­шыйк бу­ла ба­рам. Го­му­мән, авыл­ның ма­тур­лы­гы­на. Ме­нә шу­ңа кү­рә авыл­да­гы ба­ла­чак бер­кай­чан да оны­тыл­мый­дыр да ул. Чөн­ки син гел йә уен­да, йә эш­тә бит! Гел та­би­гать­тә!

Юк, компь­ю­тер­да уты­ру­чы­лар тү­гел без! Са­бый чак­тан нәр­сә­гә­дер өй­рә­нер­гә ом­ты­ла­быз. Әз-мәз бул­са да ни­дер эш­ләр­гә – әни­ләр­гә бу­лы­шыр­га ты­ры­ша­быз. Авыл җи­рен­дә эш­кә ба­ла­чак­тан ук өй­рә­тә­ләр, һәм бу – бик дө­рес. Мәсә¬лән, ми­нем үзем­нең ге­нә бө­тен идән­нәр­не юып чы­га баш­ла­ган­га... Ин­де әл­лә кай­чан!

Авылда ба­ла­чак ме­нә шу­лай – эш бе­лән ял ара­сын­да үтә. Бәл­ки ул шу­ңа да кы­зык­тыр.

Мин үзем­нең ту­ган авылымны – Ис­ке Ко­ма­зан­ны бик яра­там!

Нәфисә Шә­ях­мә­то­ва, Ма­ма­дыш ра­йо­ны, Ис­ке Ко­ма­зан авы­лы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев