Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Август аенда елның иң матур йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин булачак

12 августтан 13 августка каршы төндә Татарстанда Персеида метеор агымының иң югары ноктасын күрергә мөмкин булачак.

12 августтан 13 августка каршы төндә Татарстанда Персеида метеор агымының иң югары ноктасын күрергә мөмкин булачак. Аның тизлеге сәгатенә 150 метеорга кадәр җитәчәк.

Агымны болытсыз төндә 23:00 сәгатьтән 3:00 сәгатькә кадәр яктырткычлар булмаган җирдә, шәһәрләрдән читтә күзәтергә киңәш ителә.

Персеидлар — без күзәтә алган иң зур метеор агымнарының берсе. Аны ел саен җәй ахырында күрергә мөмкин. Бу ял көннәрендә агым иң югары ноктасына җитәчәк. Күктә ярты ай гына күренгәнгә, быел күп санлы метеорларны күзәтү өчен шартлар идеаль булачак.

Персеидлар Свифт-Таттл кометасыннан аерылган кисәкчәләр. Җир яныннан очканда, бу кисәкчәләр безнең атмосферага эләгә һәм яктылык полосалары барлыкка китереп янып бетә. Персеидлар үз атамаларын Персей йолдызлыгынан алганнар, чөнки метеорлар очышы нәкъ менә күкнең шушы ноктасыннан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев