Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Аулак өй – көрәш» Төбәкара проектының финал ярышлары узды

Җиңүче командалар Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә чакыру алды.

 

Болгар шәһәрендә «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй – көрәш» Төбәкара проектының финал ярышлары узды.

Ярышта республикабызның Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Киров өлкәсенең Малмыж районы командалары катнашты.

Уен бөек шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Командалар тизлеккә такмаклар язды, бирелгән сүзләрдән шигырьне танып белделәр, «Йөзек салыш» уеннында катнаштылар һәм «Аулак өй», «Балага исем кушу» йолаларын күрсәттеләр.

Барлык катнашучылар 1нче дәрәҗә Дипломга лаек булдылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң зур бүләк - командалар Санкт-Петербургка сәяхәткә чакыру алды.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев