Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Аулак өй - көрәш» бәйгесенең зона ярышларында Саба укучылары көч сынаша

«Саба урта мәктәбе»ндә «Аулак өй - көрәш» әдәби бәйгесенең зона ярышлары була.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

30нчы октябрь көнне 10.00 - 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Саба урта мәктәбе»ндә «Аулак өй - көрәш» әдәби бәйгенең зона ярышлары була.

Бәйгедә Саба муниципаль районыннан укучылар һәм мәгариф хезмәткәрләре көч сынашачак.

«Укучылар Габдулла Тукай иҗатын өйрәнеп, мәгариф хезмәткәрләре «Татар әдәбиятында ана образы» темасына китаплар укып әзерләнде. Әдәби көрәштә җиңүче командаларны «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестивале (Спас муниципаль районы, Болгар шәһәре, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы) кысаларында узачак «Аулак – өй көрәш» проектының финал ярышларына чакырып калабыз. Ә укучылар арасында җиңүче командаларны февральдә «Муса Җәлил иҗаты һәм Җәлилчеләр» темасына үткәреләчәк финал ярышларына чакырабыз», - диде «Татар-информ»га проектның җитәкчесе Сәрия Закирова.

  • Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ДБҮ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев