Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

18+
Ачык ишек

Атнага ике тапкыр театрга барабыз

Фотодагы балалар төрле яшьтә, төрле мәктәпләрдә укыйлар. Әмма аларны «Балык һәм шоколад» берләштерә. Дөресрәге театр студиясе.

«Балык һәм шоколад» кына түгел 

Чал­лы­да­гы Аяз Гый­лә­җев исе­мен­дә­ге та­тар дра­ма те­ат­рын­да ба­ла­лар өчен те­атр сту­ди­я­се эш­ли. Те­атр те­лен­дә әйт­сәк, сту­дия бы­ел икен­че се­зо­нын ачып җи­бәр­де. Уз­ган ел мон­да өч төр­кем­дә шө­гыль­лән­гән­нәр. Зур­лар төр­ке­ме се­зон ябы­лу­га «Ба­лык һәм шо­ко­лад» спек­так­лен куй­ган. Бы­ел да уку­чы­лар сәх­нә­не са­гы­нып кил­гән­нәр. Без дә алар­ның бе­рен­че дә­рес­лә­ре­нә кер­дек әле. Бу­ла­чак ак­тер­лар­ны ни­чек укы­та­лар икән? Кы­зык бит. Зур­лар төр­ке­мен­дә сәх­нә те­ле дә­ре­се ба­ра иде. Укы­ту­чы­ла­ры шу­шы те­атр ар­тис­ты – Ми­ләү­шә Има­мо­ва. Ки­леп кер­гән­дә уку­чы­лар ярым тү­гә­рәк ясап идән­гә утыр­ган­нар. Алар җәй­ге ял­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­шә­ләр иде. 

Ан­нан уз­ган ел­гы ти­зәйт­кеч­ләр­не ис­кә ал­ды­лар, сүз­ләр­дә­ге ба­сым өс­тен­дә эш­лә­де­ләр.

Зур­лар төр­ке­ме­нә 13яшь­тән 18 яшь­кә ка­дәр­ле ба­ла­лар йө­ри. Ара­ла­рын­да 7нче, 9нчы класс уку­чы­ла­ры һәм  сту­дент­лар да бар. Сту­ди­я­дә ат­на­га 2 тап­кыр шө­гыль­лә­нә­ләр. Көн­гә 2 дә­рес ке­рә.

Шу­шы ук көн­не ур­тан­чы төр­кем­нең дә дә­рес­лә­ре ба­ра иде. Алар­да – ак­тер­лык ос­та­лы­гы. Укы­ту­чы­ла­ры – шу­лай ук те­атр ар­тис­ты Рау­ша­ния Та­ги­ро­ва. Дә­рес баш­лан­ган­чы алар бе­лән ара­ла­шып ал­дык әле.

«Ки­лә­чәк­тә нин­ди роль уй­нар иде­гез?» – ди­гән со­рау алар­ны биг­рәк тә җан­лан­ды­рып җи­бәр­де.

Ис­лам Габд­рах­ма­нов (39нчы мәк­тәп): 

– Мин бе­рәр бан­дит­ны уй­нар идем.

Аде­ля Ха­би­бул­ли­на (39нчы мәк­тәп):

– Ә ми­нем би­ю­че бу­лып уй­ный­сы ки­лә.

Әми­нә Габ­дул­ли­на (57нче гим­на­зи­я):

– Усал прин­цес­са бу­лып!

Алия Ха­ри­со­ва (39нчы мәк­тәп):

– Бе­рәр ма­тур кыз бу­лып уй­ный­сы ки­лә. Тәр­тип­ле.

Кы­зык бит, әйе­ме? Об­раз­лар әзер, сце­на­рий гы­на яза­сы ка­ла ин­де.

Ак­тер ос­та­лы­гы һәм сәх­нә те­ле дә­рес­лә­рен­нән тыш, ба­ла­лар сәх­нә хә­рә­кә­те­нә дә өй­рә­нә­ләр. Бу дә­рес­не та­тар дра­ма те­ат­ры ар­тис­ты – Фер­ди­нант Нас­рет­ди­нов алып ба­ра.

Бу ба­ла­лар­га чын мәгъ­нә­сен­дә кы­зы­гып кайт­тык әле. Те­атр ар­тист­ла­ры уй­ный тор­ган зал­лар­да, ре­пе­ти­ция бүл­мә­лә­рен­дә әзер­лә­нә­ләр.  Та­ныл­ган ар­тист­лар­дан дә­рес­ләр ала­лар. Шәп бит!  «Кө­меш кың­гы­рау» бу яшь ар­тист­лар­га уңыш­лар те­ләп ка­ла.

Те­атр сту­ди­я­се җи­тәк­че­се, ре­жис­сер Ал­су Ха­за­но­ва:

– Уку­чы­лар­ны кас­тинг­лар аша сай­лап ал­дык. Алар­га бик ошый. Ба­ры­сы да дус­ла­шып бет­те­ләр. Уз­ган се­зон­да зур­лар төр­ке­ме куй­ган «Ба­лык бе­лән шо­ко­лад» спек­так­лен та­ма­ша­чы яра­тып ка­бул ит­те. Аны яшь ар­тис­тар те­атр­ның ке­че за­лын­да уй­на­ды­лар. Бу пь­е­са­ның ав­то­ры По­ли­на Бо­ро­ди­на. Аны та­тар­ча­га те­ат­ры­быз ар­тис­ты Ми­ләү­шә Има­мо­ва тәр­җе­мә ит­те. Шу­шы спек­такль бе­лән фес­ти­валь­ләр­дә, кон­курс­лар­да да чы­гыш ясар­га исәп бар. Төп роль­ләр­нең бер­сен уй­нау­чы еге­те­без ге­нә Ка­зан­га укыр­га кер­де.

Бы­ел ур­тан­чы төр­кем бе­лән хә­рә­кәт, плас­ти­ка спек­такль­лә­ре ку­яр­га план­лаш­ты­ра­быз. Шу­лай ук те­атр­да бу­ла­чак спек­таль­ләр­гә сту­дия ба­ла­ла­рын җә­леп итү дә күз­дә то­ты­ла.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев