Атлар чаба, атлар...
Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар.
Аударыш
Быел берничә район Сабан туеның яңалыгы – «аударыш» уены булды. Бу ярыш «татарның тарихи спорт уены» дип тәкъдим ителде. Ярыш вакытында җайдаклар бер-берсен ат өстеннән төшерергә тырыша. Бу бераз капчык сугышын да, бил алышны да хәтерләтә. Шулай ук тагын бер яңа төр ярыш: катнашучылар җигелгән атны туарып, аны кабат җигәргә тиеш иделәр. Бу биремне үти алган уенчылар үзләре җиккән атларның арбасына бишәр капчык цемент салып, мәйданны әйләнделәр.
* Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар.
* Сабантуйда ат чабышы аерым кагыйдәләр буенча оештырыла. Моның өчен тигез юл сайлап алына. Дистанциянең озынлыгы төрлечә — 3, 5, 8, 10 һәм 12 км була. Финиш исә бәйрәмне үткәрү урынына якын булырга тиеш. Чабышта катнашучылар стартта 30 х 20 смлы күкрәк номерлары асалар һәм атларын, 1,5 – 2 м ара калдырып, тигез рәткә тезәләр. Судьяның сигналы булуга, атлар урыннарыннан кузгала.
*Сабантуйда күп очракта токымлы чабышкы атлар ярыша. Алар җиңел һәм җитез. Бу атларның уртача тизлеге 55-60 км/сәг тәшкил итә. Шулай ук тизлек юл өслегенең сыйфатына, һава шартларына да бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев