Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әтием – алтын канатым

Бу дөньяда ир кешенең 3 бурычы бар, ди татар халкы: өй салу, ул үстерү һәм агач утырту. Бу нәкъ тә минем әтиемә туры килгән сүзләр.

Минем әтием – Әхмәтов Илвир, табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан Ахун авылында 1980 елнын 20 апрелендә Әсләх белән Фәйрүзә гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы, башка балалар шикелле яшел чирәмдә яланаяк уйнап, урманга гөмбә, җиләк, чикләвеккә йөреп үтә. Ул шулай ук авыл янында урнашкан ямьле Сөн елгасында су коенырга, балык тотарга ярата.

1987 нче елда әтием Аккүз урта мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә укыганда ул хоккей, чаңгы ярышларында бик теләп катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, армияга китә. Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәч, тырышып, жиң сызганып, колхоз эшенә керешә. Бүгенге көндә туган авылында, әнием белән матур гаилә корып, тормыш алып баралар.

Бу дөньяда ир кешенең 3 бурычы бар, ди татар халкы: өй салу, ул үстерү һәм агач утырту. Бу нәкъ тә минем әтиемә туры килгән сүзләр. Мин кечкенә вакытта, без яңа өй салдык. Әле бәләкәй генә булсам да, мин дә үз көчемне куйдым, әти-әниемә ярдәм иттем. Яңа өйгә күчкәннән соң, бакчабызга агачлар утыртып куйдык. Апам белән мине шатландырып, гаиләбезне тагын да түгәрәкләп, 2020 нче елда кечкенә энекәшем Айзат туды.

Без әтием белән һәрвакыт бергә: бергә эшлибез, бергә ял итәбез, кичләрен телевизор карыйбыз, төрле уеннар уйныйбыз. Ул безгә өй эшләрен эшләргә дә булыша. Төрле темаларга фикер алыша, акыллы киңәшләрен бирә, тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә. Яз җиткәч, бергәләп кош оялары ясыйбыз, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куябыз. Җәй көне су керәбез, кышын чаңгы шуабыз. Йорт, бакча эшләрендә безне дә катнаштыра әтиебез. Кечкенәдән хезмәт кадерен белеп үсәргә, эшсөяр булырга өйрәтә.

Ул - уңган да, тапкыр да, зирәк тә, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән дә гаилә башлыгы. Мин аны бик яратам. 

Данис Әхмәтов, Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев