Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ашыкма, җәй!

Күз ачып йомган арада, җәйнең икенче ае да үтеп китте. Вакытны бушка уздырмый, август аен матур һәм истәлекле итеп үткәрергә тырыш.

Моның өчен без сиңа җәй көне эшләнергә тиешле эшләрне туплаган ярдәмлек төзедек. Бәлки, син инде кайберләрен эшләп тә өлгергәнсеңдер. Үтәгән һәр пунктны билгеләп бар. Ә үтәячәкләрен тормышка ашырырга онытма!

Туйганчы җиләк-җимеш ашау.

Сәяхәткә бару.

Дуслар белән пикникка чыгу.

Җәйге фотосессия ясау.

Аттракционнарда йөрү.

Смузи яки коктейль ясап эчү.

Учак янында җырлап утыру.

Карбыз ашау көне оештыру.

Кошлар сайравын тыңлау.

Яңа жанрдагы китап уку.

Велосипедта, самокатта, роликларда йөрү.

Төшкә кадәр йоклау.

Җәйге плейлист төзү.

Шоппинг ясау.

Су коену.

Пазл җыю.

Җәйге кинотеатрга бару.

Туңрдырма ашу.

Акбур белән асфальтка рәсем ясау.

Салават күперен күзәтү.

Кая да булса экскурсиягә бару.

Йолдызлы күкне күзәтү.

Көне буе урамда йөрү.

Бүлмә, өйне тәртипкә китерү.

Кәгазьдән очкычлар ясап очырту.

Җәйге җылы яңгыр астында яланаяк йөрү.

Киләсе җәйгә үз-үзеңә хат язу.

Берәр нинди мастер-класста катнашу.

Әти-әниең белән бергәләп берәр яңа ризык пешереп ашау.

Балык тоту.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев