Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ашыккан - ашка пешкән

Көне буена кайларда гына йөрмибез, нинди генә юллар узмыйбыз, кемнәрне генә күрмибез, дуслар.

Кайчак юл йөрү кагыйдәләрен шулкадәр тупас бозган җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр очрый юлыбызда. Шундыйлар турында балаларның фикерләрен тыңлыйк әле.

Алмаз.
Машина йөртүчеләрнең ваемсызлыгына шаккатамын кайчакта. Яшел ут яна. «Зебра» аша чыгып барам. Минем чыгып җиткәнне дә көтмичә, машина алга ыргыла. Чүт кенә таптап китми... Җәяүлеләрне дә хөрмәт итәргә кирәк.

Чулпан.
Кайбер велосипедчылар яшен тизлегендә йөриләр. Сигнал да бирмиләр. Бервакыт берсе миңа килеп бәрелә язды. Кискен тормозга басты да егылды. Ашыккан – ашка пешкән.

Гөлшат.
Юл аша чыкканда, кайчак яшь велосипедчылар гына түгел, өлкәннәр дә велосипедларыннан төшмиләр. Җәяүлеләргә комачаулык тудыралар.

Лилия.
«Зебра» аша чыкканда, бер яшүсмер очрады. Колагында наушниклар. Кулында телефон. Беркемне күрми дә, ишетми дә...

Наил.
Кызыл ут яна. Бер өлкән яшьтәге апа як-ягына каранды да, якында машина юклыгын күрде дә, юл аша йөгереп чыгып китте. Кызыл утка! Олы яшьтәге апа! Аптырап киттем.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев