Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Артекта көч сынашалар

21 майда Татарстанда «Хәвефсез тәгәрмәч» конкурсының республика этабы старт алды, дуслар. Конкурста 9-11 яшьлек 224 яшь юл хәрәкәте инспекторы катнаша.

Түбән Кама районындагы «Кама Артегы» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерү, ял һәм мәшгульлеген оештыру үзәгендә уза ул. Утызынчы тапкыр!

Конкурста 9-11 яшьлек 224 яшь юл хәрәкәте инспекторы катнаша. Һәр командада – дүрт бала. Аларның барысы да – район һәм шәһәр этабында җиңгән укучылар. Яшь инспекторлар дүрт дивизионга бүленә: ак, кызыл, сары, яшел. Һәрберсенең үз командиры – Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре.

Ярышлар шәхси һәм команда зачетында биш этаптан тора. Шулай ук иҗади бәйгедә агитбригадалар да көч сынаша.

Конкурс өч көн дәвамында бара. Соңгы көнне саубуллашу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Күңелле мизгелләр бик күп булачак.

«Хәвефсез тәгәрмәч»нең барлык хикмәтләре турында киләсе сәхифәбездә укый аласыз, дуслар!

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев