Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Арчада ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды

15 апрель көнне Арча районының Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбендә  ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте.

Укулар Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан, әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан үтте дип хәбәр итә arskmedia.ru сайты.

Укуларга барлыгы 223 фәнни һәм иҗади эш килгән. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Мөслим, Биектау, Норлат, Әлки, Кукмара районнары, Казан шәһәре укучылары  һәм укытучылары укуларда актив катнашкан.

ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 76 укучының, 52 укытучының  эше тыңланды.

Укучылар 5 төрле номинациядә көч сынашты:

  • “Г.Тукай һәм фольклор”,
  • “Туган ягым фольклоры”,
  • «Хәзерге татар драматургиясе”,
  • “Шамаил - татар халкының борынгы традициясе”,
  • “Табигать - безнең байлыгыбыз” .

Укытучылар түбәндәге номинацияләрендә үзләренең хезмәтләрен якладылар:

  • «20-30 еллар педагоглары»,
  • «Фольклорчы - минем якташым”,
  • “Укытучы - иҗади шәхес”  .

Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.

Жюри составында:

  • Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урыбасары Камаева Алия Габделфәртовна,
  • Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, фән докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамал,
  • ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Фатих Хөсни һәм Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Камил Әдһәм улы Кәримов,
  • “Мәгариф” журналы җаваплы сәркатибе Сабиров Альберт Заһир улы, 
  • “Мәгариф” журналы редактор урынбасары Лотфуллина Фәния Альбертовна,
  • Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ганиева Айгөл Фирдинатовна,
  • Г.Тукай әдәби музее өлкән хезмәткәре Нагимуллина Резеда Вагизовна,
  • “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы  бар иде.

Укучыларга һәм укытучыларга  дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-khi-respublikaklm-gabdulla-tukay-ukulary-uzdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев