Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Арчада Дан Аллеясында алдынгы чыгарылыш сыйныф укучыларының исемле йолдызлары кабынды

Дан аллеясында иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә йолдызлар ачу 2009 елдан бирле матур гадәткә керде.

Ел саен биредә иң сәләтле, тырыш, уңышлары белән сөендереп торучы, олимпиадаларда, фестивальләрдә һәм ярышларда җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган чыгарылыш сыйныфы укучылары хөрмәтенә яңа йолдызлар кабына.

12 елда Дан Аллеясында 30 исемле йолдыз кабынды. Аллеяда Арчаның 1, 2, 3, 6 нчы мәктәпләрен, Арчаның 5 нче гимназиясе, Түбән Мәтәскә, Ташкичү, Наласа, Лесхоз, Ашытбаш, Иске Чүриле, Курса-Почмак, Яңа Кенәр мәктәпләрен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының исемнәре йолдыз булып яна.

Быел биредә яңа ике йолдыз кабынды – Арчаның 5нче гимназиясен тәмамлаучы Илзирә Сираҗиева һәм Апаз мәктәбен тәмамлаучы Руфинә Гарипова йолдызлары.

«Хөрмәтле укытучыларбыз, әти-әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм безнең йолдызларыбыз. Чын күңелемнән сезне бүгенге матур көн белән тәбрик итәм. Бүгеннән сез барыгыз да олы юлга аяк бастыгыз. Монда булганнарның булганнары хөрмәтенә йолдызлар кабына. Зур уңышыгыз белән тәбрик итәм сезне. Килчәчәктә дә районыбызны, республикабызны үстерә торган итеп эшләргә һәм яшәргә язсын, – дип район башлыгы Илшат Нуриев Илзирә белән Руфинәгә исемле йолдыз сертификаты һәм сәгать тапшырды.

Илзирә Сираҗиева «Ак Калфак» Бөтенроссия бәйгесенең Гран-при иясе, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчесе, халыкара, бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасында җиңүче.

Руфина Гарипова – рус теле буенча Халыкара олимпиада призеры, республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары призеры, халыкара, республикакүләм бәйгеләр лауреаты.

Ал тасманы кискәннән соң Дан аллеясында яңа йолдызлар кабынды, күккә күгәрченнәр очты.

"Арча-информ"

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/arcada-dan-alleyasynda-aldyngy-cygarylys-syinyf-ukucylarynyn-isemle-ioldyzlary-kabyndy-5856655

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев