Арчаның Дан Аллеясында Азалия Шиһабиева йолдызы кабынды
Ачык ишек

Арчаның Дан Аллеясында Азалия Шиһабиева йолдызы кабынды

Азалия Шиһабиева – Бөтенроссия, төбәкара, республикакүләм олимпиадалар җиңүчесе һәм призеры.

 

Арча шәһәренең Дан Аллеясында чираттагы йолдыз кабынды. Ул – Бөтенроссия, төбәкара, республикакүләм олимпиадаларда җиңүләр һәм призлы урыннар яулаган, Арчаның беренче мәктәбен медальгә тәмамлаучы Азалия Шиһабиева йолдызы. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Мин бүген бик дулкынланам, – диде Азалия. – Бу минем генә уңышым түгел, әти-әниемнең, укытучылармның да уңышы».

Азалияне тәбрикләргә район башлыгы Илшат Нуриев, әти-әнисе, якыннары, сыйныфташлары килде.

Ал тасманы кискәннән соң Дан аллеясында яңа йолдыз кабынды, күккә күгәрченнәр очты.

Фото - "Арча хәбәрләре" сайтыннан.

https://tatar-inform.tatar

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев