Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Арчада VI районара Мәһдиев укулары үтте

Укуларда фәнни-гамәли эшләрнең 5 юнәлеше күрсәтелде.

1 нче декабрь көнне Арча районының Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган VII Районара Мәһдиев укулары үткәрелде.

 

Чарада язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов, язучы, прозаик, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев, Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина, Арча районы мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча җаваплы методисты Энҗе Мостафина, укытучылар, укучылар һ.б. катнашты.

 

     VII Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларында фәнни-гамәли эшләрнең 5 төрле юнәлеше тәкъдим ителде.

 

 “М.Мәһдиев - авыл баласы” юнәлешендә 3-4 нче класс укучылары катнашты. Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев турында истәлекләр белән уртаклаштылар.

 

 “М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы” юнәлешендә 5-7 нче класс укучылары катнашты. Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирасның чагылышы белән таныштырдылар.  

 

“М.Мәһдиев иҗатын беләсезме?” юнәлешендә 8-9 нчы класс укучылары М.Мәһдиев әсәрләрендәге туган җир, туган нигез, туган як белән бәйле өлешләрнең күп кенә язучыларның иҗатында чагылыш алуы турында сөйләделәр.

 

 “М.Мәһдиев иҗатында күтәрелгән проблемалар” юнәлешендә 10 нчы класс укучысы Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында күтәрелгән проблемалар турында сөйләде.

 

 “М.Мәһдиев иҗатында публицистика өлеше” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында М.Мәһдиев әсәрләрендә публицистикага кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

 

      Хөкемдарлар укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Җиңүчеләрне мәктәп укучылары җыр һәм биюләре белән сәламләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев