Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Арчада ТатАрчаҖәй төбәкара җәйге ял аланы үтә

Лагерьның беренче сменасы 1-18 июльдә үтә, икенче сменасы 22 июль – 8 августта булачак.

1нче июльдән 18нче июльгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән укучылар өчен ТатАрчаҖәй төбәкара җәйге ял аланы эшли.

Алан «Дуслык», «Без - Тукай оныклары» лагерьларын берләштерә, аның төп юнәлеше – татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү.

Журналистика, күңелле татар теле, радио, тегү-чигү түгәрәкләре эшләп килә. Лагерьның беренче сменасы 1-18 июльдә үтә, икенче сменасы 22 июль – 8 августта булачак.

Лагерьда Россиянең 25 төбәгеннән 200 бала ял итә. Балалар Пенза, Саратов, Новосибирск, Чиләбе, Томск, Иркутск, Мәскәү, Волгоград, Красноярск, Төмән, Свердловск, Әстерхан, Омск, Пермь, Киров, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре, Ставрополь крае, Удмуртия, Мари Эл, Татарстан, Башкортстан республикалары, Казахстаннан килгән.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев