4 июнь көнне 16:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында театр сезонын ябу тантанасы оештыра.
Бәйрәм чарасында студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк.
Биредә «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашачак.
Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, авторлар, композиторлар, театр актерлары, спектакльләр чыгаруда көч куйган иҗат командасы һәм «Апуш»ның якын дуслары, тамашачылары чакырулы. Килгән кунакларны сюрпризлар һәм төрле уеннар көтә.
Тулырак: https://magarif-uku.ru/news/headlines/apusta-teatr-sezonyn-iabu-unaennan-zur-bairam
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев