Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кастинг нәтиҗәләре билгеле

Кастингта катнашучы һәркемгә Казан Мэриясе бушлай зоопаркка бару мөмкинлеге бүләк итә.

3 сентябрь көнне Шәрык клубында «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә кастинг узды. Анда 4-8 яшьлек 100дән артык бала катнашты, дип яза Казан мэриясенең телеграм каналы.

Нәниләр төрле юнәлешләрдә (җыр, шигырь, бию) осталыкларын күрсәтте. Шулай ук жюри әгъзаларының биремнәрен дә үтәде. Нәтиҗәдә, 5 сәгатьлек кастингтан соң, «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә 40 бала сайлап алынды.

Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ачылган «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең төп максатларының берсе – мавыктыргыч дәресләр аркылы балаларда татар теленә кызыксыну уяту, нәниләрнең тел байлыкларын арттыру.

Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, кастингта катнашучы һәркемгә Казан Мэриясе бушлай зоопаркка бару мөмкинлеге бүләк итә.

Кастингны узган балалар исемлеге белән Вконтактедагы рәсми төркемдә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев