Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» театр студиясе бәйрәмендә балалар бер ел буена өйрәнгән эш нәтиҗәсен күрсәтәчәк

Туган көндә беренче тапкыр «Апуш» студиясенең гимны яңгыраячак.

 

Чараның махсус кунагы – автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев. Туган көндә беренче тапкыр «Апуш» студиясенең гимны яңгыраячак.

13 мартта 17:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында бәйрәм оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче барлык укучылар бер ел буена өйрәнгән эш нәтиҗәләрен күрсәтәчәк, яңалыклары, казанышлары белән уртаклашачак.

«Бәйрәмдә өч төркемнең укучылары һәм барлык остазлар катнаша. «Апуш» студиясе сәхнәләштергән дүрт спектакльдән өзекләр күрсәтелә. Тамашага укучыларның әти-әниләре, авторлар, композиторлар, театр актерлары, спектакльләр чыгаруда көч куйган иҗат командасы чакырыла. Килгән кунаклар өчен уеннар оештырылачак. Әлеге бәйрәмнең алып баручылары укучылар үзләре була», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Оештыручылар әйтүенчә, чараның махсус кунагы – автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев. Туган көндә беренче тапкыр «Апуш» студиясенең гимны да яңгыраячак.

Бүген «Сәйдәш», «Чулпан», «Ленин» мәдәният үзәкләрендәге студияләрдә 86 бала шөгыльләнә. Студиянең җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова. Бер ел дәвамында студия дүрт спектакль чыгарды. Драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән беренче спектакль «Театральное Поволжье» фестиваленең республика этабында җиңү яулады, диелә хәбәрдә.

Беренче премьераны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин тамаша кылган.

  • Искәртеп узыйк, әлеге студиягә беренче кастинг узган елның февраль аенда узды. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган кастингта 100гә якын укучы катнашты, нәтиҗәдә 30 укучы сайлап алынды.
  • Узган елның сентябрь аенда Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендәге кастингларда 150гә якын укучы үзен сынады. Алар арасыннан Ленин исемендәге мәдәният йортына 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 23 укучы сайлап алынды.
  • «Апуш» студиясенең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Студиядә 9-15 яшьлек укучылар атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча бушлай шөгыльләнә. Студиянең мөһим үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.

Салават Камалетдинов фотосы.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев