Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» татар театры студиясе сезонның дүртенче премьерасын чыгарды

«Апуш» татар балалар театрының иң яшь студиясенең беренче премьерасы – «Әкият китабы» спектакле.

«Апуш» татар балалар театрының иң яшь студиясе беренче премьерасын чыгарды — «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Әкият китабы» спектакле күрсәтелде.

«Матур спектакль туды. Бу сезнең өчен сәхнәгә чыгу гына түгел, татар дөньясына ишекләр ачылу. Иң мөһиме — сез татарча сөйләштегез, татарча җырладыгыз, татарча биедегез. Бу безнең өчен иң мөһиме», диде «Апуш» театр студиясенә нигез салучы Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Ул «Әкият китабы» пьесасы авторы Шамил Фәрхетдиновка рәхмәт әйтеп, «Алмачуар» дип аталган пьесалар конкурсы игълан ителүен хәбәр итте.

«Мин «Апуш» студиясенең "Мәскәү"дә беренче премьерасы булуын Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга да әйттем. Ул бөтенегезгә сәламнәрен җиткерде. Бүген булмаса да, спектакльне һичшиксез караячагын әйтте«, диде Гүзәл Сәгыйтова.

Ул «Апуш» студиясе эшләренең «Мәскәү» мәдәният үзәгенең бер бизәге булсын иде дип теләк белдерде.

Шамил Фәрхетдиновның «Әкият китабы» пьесасы буенча спектакльне Тинчурин театры актеры һәм Казан театр училищесы остазы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров куйган. Сценограф, костюмнар буенча рәссам — Сәлимә Аскарова. Композитор — Вероника Максимова, аранжировщик — Риф Әхмәтов. Ут куючы рәссам — Илдар Шакиров.

Студиянең сәхнә теле остазы — Гүзәл Галиуллина. Сәхнә хәрәкәте остазы — Артур Шәйдуллин. Вокал остазы — Алия Хәмзина. Студия җитәкчесе — Алия Фәйзрахманова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев