Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» татар балалар театр студиясенә 1 яшь

13 нче март көнне 17:00 «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында зур бәйрәм оештыра.

13 нче март көнне 17:00 «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында зур бәйрәм оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче барлык укучылар 1 ел буена өйрәнгән эш нәтиҗәләрен күрсәтәчәк, яңалыклары, казанышлары белән уртаклашачак.

Чарада 3 төркемнең укучылары һәм барлык остазлар катнашачак. «Апуш» студиясе сәхнәләштергән 4 спектакльдән өзекләр күрсәтеләчәк. Тамашага укучыларның әти-әниләре, авторлар, композиторлар, театр актерлары, спектакльләр чыгаруда көч куйган иҗат командасы чакырыла.

Килгән кунаклар өчен сюрпризлар һәм уеннар оештырылачак, фотозоналар урнаштырылачак. Әлеге бәйрәмнең алып баручылары укучылар үзләре булачак. Чараның махсус кунагы – автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев. Туган көндә беренче тапкыр «Апуш» студиясенең гимны да яңгыраячак.

https://t.me/millikznru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев