Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» татар балалар театр студиясе яңа кастинг игълан итә

«Апуш» татар балалар театр студиясе 9-15 яшьлек мәктәп укучыларын 22 октябрьдә кастингка чакыра. Кастинг 12:00-16:00 сәгатьтә була.

Казан мэры күзәтчелегендә эшләүче «Апуш» татар балалар театр студиясе 9-15 яшьлек мәктәп укучыларын 22 октябрьдә кастингка чакыра. Кастинг 12:00-16:00 сәгатьтә була. Аның нәтиҗәләре буенча «Московский» мәдәният үзәгендә ачылачак төркемгә 40 бала сайлап алыначак. Алар студиягә бушлай йөриячәк.

«Кастингта балалар җырлап, биеп яки шигырь сөйләп күрсәтергә тиеш булачак. Жюридан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин. Студиягә сайланып алынган укучылар профессионал остазлар белән сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән шөгыльләнәчәк. «Апуш» студиясенең башка төркемнәрендәге кебек үк барлык дәресләр дә татар телендә уздырылачак», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Гаризалар (укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, элемтә өчен әти-әнисенең телефон номеры) teatrstudio_kzn@mail.ru электрон почтасына 20 октябрь 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/apus-tatar-balalar-teatr-studiyase-yana-kasting-iglan-ita-5877439

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев