Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» студиясендә премьера

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектаклен тәкъдим итә.

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелган «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектаклен тәкъдим итә.

Әкиятнең төп героинясы – Герда күп сынаулар аша узып, үзенең тугрылыгын исбатлый – иң якын кешесен, Кайны, Кар иле патшабикәсе кулыннан коткара. Бозга әйләнгән йөрәкне эретү авыр буламы? Гердага нинди тозаклар куела? Ул аларны ничек җиңеп чыга? Бу сорауга җавапны могҗизалы тамашаны караганнан соң белербез.

Премьераның режиссеры – «Апуш» студиясенең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Кайда: «Сәйдәш» мәдәният үзәге

Кайчан: 18 декабрь 18:00 19 декабрь 16:00

2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Апуш» татар балалар театр студиясенең башка төркемнәре дә премьераларын тәкъдим итәчәк.

Чыганак https://t.me/millikznru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев