Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» студиясе укучылары 22нче декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә спектакль күрсәтәчәк

Хәзерге вакытта «Апуш» татар балалар театр студиясе остазлары һәм шәкертләре премьера өстендә эш алып баралар.

Быел «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры патронажы астында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үз эшен башлап җибәрде. Сентябрь аенда Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә тагын өстәмә студияләр ачылды.

Яңа студия кастингларында Казан шәһәреннән, Балтач, Биектау, Арча, Саба районнарыннан барлыгы 150гә якын укучы үзен сынады. Алар арасыннан Ленин исемендәге мәдәният йортына 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 21 укучы сайлап алынды. Аларның барысы да «Апуш» театр студияләрендә бушлай шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта студияләрдә эш кайный. «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» студиясендә 6 ноябрьдә актерлык осталыгы буенча беренче уку чиреге нәтиҗәсе итеп рус публицисты Иван Крыловның «Арслан Һәм тычкан» мәсәле буенча әти-әниләр өчен ачык имтихан узды. Шулай ук «Апуш» остазлары һәм шәкертләре премьера өстендә эш алып баралар. Спектакль 22нче декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.

https://vk.com/kzn_official_tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев