Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» студиясе «Кечтүк» спектаклен сәхнәләштерә

21нче февраль көнне 18.00 сәгатьтә «Апуш» татар балалар театр студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итә.

21нче февраль көнне 18.00 сәгатьтә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче «Апуш» татар балалар театр студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итә.

Тамашачыларга Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектакле күрсәтеләчәк. Бу чара 21нче февраль – Халыкара туган тел көненә махсус билгеләнгән.

Студиягә балалар сентябрьдән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрьдә башланды. Премьерага махсус костюмнар тектерелде. Спектакльдә «Апуш»ның барлык 33 шәкерте катнаша. Яшь артистларны премьерага студия остазлары – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары әзерләде. Студия җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев