Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» студиясе елның беренче премьерасына чакыра

«Апуш» студиясенең быелгы беренче премьерасы - «Авыл эте Акбай» (6+) мюзиклына рәхим итегез.

«Апуш» студиясе елның беренче премьерасына чакыра! Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» (6+) пьесасы буенча мюзикл күрсәтеләчәк. Бу хакта студиянең Вконтактедагы аккаунтында хәбәр итәләр.

Спектакльдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша. Бу — аларның икенче спектакле. 

📍Кайда: Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә
📍Кайчан: 18 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә

Кайчакта бәхетнең янәшәдә булуын аңлар өчен авырлыклар аша узарга кирәк. «Авыл эте Акбай»(6+)  — дуслык һәм хәйләкәрлек, тугрылык һәм хыянәт турында бәян итүче спектакль.

Тамашаның төп герое — Акбай авылда яши, авыл аңа бик ошый, ул рәхәтләнеп иркендә йөгерергә, уйнарга, туйганчы ашарга ярата. Ә менә аның белән бер йортта яшәүче хәйләкәр песи — Тәмлетамакның бер дә авылда яшисе килми, ул телевизордан күреп алган шәһәр дигән матур җиргә качарга хыяллана. Һәм берзаман бу хыялын тормышка ашырырга теләп, авылдагы йорттан чыгып китә. Акбай дустын ялгызын калдырамы соң инде?! Юлда аларга күп сынаулар аша узарга, күп кенә җәнлекләр белән очрашырга туры килә. Акбай белән Тәмлетамак барлык сынауларны да җиңеп чыга алырмы? Аларның сәяхәте ничек тәмамланыр? Моны җырлы-маҗаралы спектакльне караганнан соң белербез!

Спектакльнең режиссеры — студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Премьераның төп үзенчәлеге — җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус студиянең спектакле өчен дип Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан торган «Музафаров-бэнд» дигән төркем оешты. Тамашада хәтта музыка мәктәбенең директоры да катнашачак.

Шунсын да искәртеп үтик, Туфан Миңнуллин әсәре буенча беренче тапкыр «Авыл эте Акбай» (6+) спектакленең премьерасы Г.Камал театрында 1989 нчы елда булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев