Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» студиясе «Елмай» балалар паркы сәхнәсендә спектакль күрсәтәчәк

7нче сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә «Апуш» театр студиясе барлык теләүчеләр өчен тамаша күрсәтәчәк.

7нче сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә «Апуш» театр студиясе барлык теләүчеләр өчен тамаша күрсәтәчәк. Бу хакта https://t.me/millikznru телеграм каналы хәбәр итә. Керү ирекле.

Бәләкәй Апушны Кырлайда яшәүче Сәгъди абыйсы үз гаиләсенә тәрбиягә ала. Кичләрен Апуш, күккә карап, йолдызлар санарга ярата. Ул тылсымлы ерак илләр турында хыяллана. Инде йоклап киттем дигәндә, чү! Нинди тавыш бу? Әллә инде йорт иясе үземе? Нинди әкиятләр сөйләр икән ул Апушка? дип уртаклаша оештыручылар сюжет турында. 

Исегезгә төшерәбез, Казансу яр буендагы «Елмай» паркы Республика көнендә – 30нчы августта ачылды. Бу паркта уникаль балалар мәйданчыгы, павильоннар, күзәтү мәйданчыгы булган яшел лабиринт һәм башка зоналар бар.

Фото https://t.me/kzn_official_tat каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев