Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» балалар театр студиясе «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итә

Спектакль татар язучысы Каюм Насыйри әсәре буенча язылган.

 18 нче гыйнварда Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясе танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча өченче спектакль – «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итәчәк.

 

Мюзикл Әбүгалисина һәм Әбелхарис персонажлары тарихын сөйли, алар ел дәвамында мәгарәдә бикләнеп белем алалар. Әбүгалисина гади халык вәкиленә – хәлвәфрүшкә ярдәм итә. Әбелхәрис, киресенчә, үз мәнфәгатьләре турында гына кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен бары тик начар ниятләрне тормышка ашыру өчен генә куллана, яхшылыкка каршы чыга. Бу – «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» театр студиясендә шөгыльләнүче балалар өчен беренче спектакль, анда 23 укучы катнашачак.

«Безнең спектакльдә Әбүгалисина – кыз, Әбелхарис – егет (оригиналда икесе дә – малайлар). Без могҗизалар һәм сихерчелек аша түгел, ә белем ярдәмендә генә барысына да ирешеп була икәнен күрсәтәбез», - дип аңлатты студия җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова.

Әлеге мюзикл өчен композитор Зөлфәт Вәлиуллин музыка язды, җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат итте. Инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Сценограф, спектакльнең рәссамы – Анна Новикова. Премьера өчен яңа костюмнар тегелде.

Балаларны чыгышка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, ТРның атказанган артисты, актерлык осталыгы буенча педагог Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал буенча педагогы Гөлнара Шәйхетдинова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте буенча педагог Миләүшә Гыйльметдинова әзерләде.

Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне тормышка ашыру бүлегендә.

Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры патронажы астында төзелгән «Апуш» студиясе хәзер шәһәрнең өч мәдәни үзәгендә – «Сәйдәш», «Чулпан» һәм Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында эшли. 90 га якын укучы бушлай актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, сәхнә хәрәкәте һәм вокал белән шөгыльләнә. Алдагы «Зоопарк-Әлифба» тамашасы 12 нче декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.

kzn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев