Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» балалар студиясе яңа фильмга кастингта катнашты

«Татаркино»да Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәренә нигезләнеп төшереләчәк фильмга кастинг узды.

«Татаркино»да Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәренә нигезләнеп төшереләчәк фильмга кастинг узды. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашты.

Картинаның директоры Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов.

«Кастинг турында хәбәр таралуга, артистлар Казаннан гына түгел, Әлмәттән дә, Әтнәдән дә килеп җитәләр. Быел театр көллияте, «Апуш» балалар студиясе аеруча актив. Ике көн эчендә 200гә якын кеше катнашты» , - диде ул фильмга актерлар сайлау турында.

Кастингка Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры актрисалары - Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәрова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина да килгәннәр иде.

Хәлимә ханым бирегә режиссер чакыруы буенча килүен әйтте: "Миңа усал, төрмәдә утырып кайткан карчык ролен тәкъдим иттеләр. Аллага шөкер, олы яшьтә булуыма карамастан, эшсез торганым юк".

Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаган тулы метражлы нәфис фильм өчен 2 млн сум субсидия каралган. Кинотасма Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшереләчәк.

Фильмга сценарийны танылган драматург Шамил Фәрхетдинов белән Александр Далматов әзерләгән. Сценарий Нурихан Фәттахның хатыны табибә Руфина Фәттахова белән килештерелеп, ул фильм төшерергә рөхсәтен биргән. «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.

Тулырак: https://matbugat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев