Конкурста 14 яшьтән 55 яшькә кадәрге, катнашучылар саны 4 тән 20 кешегә кадәр булган халык биюе ансамбльләренең үзешчән коллективлары катнаша ала.
Бөтенроссия үзешчән коллективларының «Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесе дәвам итә. Конкурс 2022 елның 24 октябреннән 6 декабренә кадәр уздырыла.
Конкурста 14 яшьтән 55 яшькә кадәрге, катнашучылар саны 4 тән 20 кешегә кадәр булган халык биюе ансамбльләренең үзешчән коллективлары катнаша ала. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның максаты - милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халык биюен пропагандалау һәм саклау; иң талантлы һәм перспектив балаларны һәм яшьләрне, иҗади коллективларны ачыклау һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү.
Бөтенроссия үзешчән коллективларының «Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесенең финалы 2022 елның декабрендә узачак.
Нет комментариев