Әлеге очрашуда «Белем радиосы» белән таныштыру, журналист киңәшләре, сәхнә осталыгы һәм интервью алу буенча мастер-класслар булды.
3нче апрель көнне, «Белем радиосы» хезмәткәрләре Апас районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Каратун мәктәбендә 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары, шул исәптән яшь #ӘДӘБИМАРАФОНчылар белән дә, очрашу уздырды.
Әлеге очрашуда «Белем радиосы» белән таныштыру, журналист киңәшләре, сәхнә осталыгы һәм интервью алу буенча мастер-класслар булды.
Каратун урта мәктәбе директоры Фәхретдинов Илмас Илгизәр улына, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимуршина Сәвия Мәлик кызына һәм очрашуда катнашкан укучыларга «Белем радиосы» коллективы рәхмәт белдерә.
Нет комментариев