“Әниемнең җылы кочагы-2024” бәйгесе старт алды
Бәйгедә Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.
“Әниемнең җылы кочагы” конкурсын бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештыра. Конкурсның максаты – әниләргә хөрмәт тәрбияләү.
Бәйге мәктәп укучылары арасында түбәндәге яшь категорияләре арасында үткәрелә:
1. 1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында;
2. 5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
3. 9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында;
Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.
Бәйгедә Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.
- Катнашучы әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның шигырен сөйләп, аны видеога яздырырга һәм Вконтакте челтәрендә “Әниемнең җылы кочагы – 2024” төркеменә урнаштырырга тиеш.
- Катнашучы әниләр турында язылган әсәрләрне укыганда авторын әйтергә тиеш.
- Вконтакте төркеменә урнаштырылган видео астына катнашучыдан үзенең ничәнче сыйныфта укуын, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язу таләп ителә.
Видеолар кабул итү 20 нче ноябрьдә тәмамлана. Нәтиҗәләр 24 нче ноябрьдә ясала.
Тулы мәгълүмат https://tatar-congress.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев