Әмир Фәрхуллин Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә лаек булды
Татар китабы йортында дүртенче тапкыр яшь язучы һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия тапшырдылар.
Татар китабы йортында дүртенче тапкыр яшь язучы һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия тапшырдылар. Быел бу премиягә даими хәбәрчебез Әмир Фәрхуллин да лаек булды. Шушы уңайдан ул фикерләре, хис-кичерешләре белән уртаклашты.
– Җае чыкканда төрле конкурсларда катнашам. Шәриф Камал исемендәге премия конкурсында инде дүрт ел рәттән катнаштым. Ул бик үзенчәлекле бәйге. Бик дулкынландыргыч уза. Анда катнашучылар күп, әсәрләр көчле, яшь аралыгы да зур. Шәриф Камал әсәрләрен укып, аның стилен тоемлап язарга кирәк. Төрле темаларга язалар анда. Аларны анализлыйлар, кабат үз фикерләрен әйтәләр. Оештыручылар интриганы ахырга кадәр саклый. Быелгы язмамны бер ай чамасы яздым. Аннары аны кат-кат тикшердем. Мөмкин кадәр күбрәк тикшерергә кирәк шул язганнан соң.
Минем гадәтем бар, язып бетерәм дә, булган төсле тоела да, эшне ашык-пошык җибәрәм. Һәрхәлдә анда бик күп ялгышлар калган була. Әмма, быел эшемне чыннан да тикшерә-тикшерә туя башлагач кына җибәрдем. Ул язманы мин апрель ае буе яздым. Ул «Кашка» дип атала.
Ниһаять, Шәриф Камал премиясендә җиңү яуладым. Ул көнне математикадан БДИ иде. Билгеле, тантанага бара алмадым. Аннары белгәч, мин бик шатландым.
Котлыйбыз, Әмир! Уңышларың дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев