Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Әминә»гә кушылып җырлыйбыз һәм татар телен өйрәнәбез

Казан Мэриясе «Татармультфильм» белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен анимацияле клиплар чыгарды.

Казан Мэриясе «Татармультфильм» белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның лексик минимумын исәпкә алып эшләнгән анимацияле клиплар чыгарды. Аларны балалар да, ата-аналар да яратып карар, шулай ук тәрбиячеләр һәм педагоглар да үз эшләрендә бик теләп файдаланыр дип өметләнәбез, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Беренче 5 видеоролик Казан Мэриясе тарафыннан эшләнелсә, алдагылары Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә әзерләнә.

Беренче ролдикта Әминә белән «Минем гаилә» җырын өйрәнергә тәкъдим ителә.
Җырның авторлары: шагыйрә Резедә Гобәева һәм композитор Миләүшә Хәйруллина.

Казан Мэриясе тарафыннан татар теленең нигезләрен бирә торган кыска видеороликлар 2021 нче елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында күрсәтелә башлады. Алар татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен тиз һәм җайлы интенсив ролен үти. 36 кыска видеоның һәр чыгарылышы телне юмор аша җиңел генә өйрәнү мөмкинлеге бирә. Казан Мэриясенең социаль челтәрләрендә, Youtube видеохостингындагы каналында урнаштырылган бу видеороликлар 11 меңнән артык карау җыйды.

Без өйдә алты кеше,
Барысының бар үз эше.
Аерып әйтим кемне,
Барыбыз төрле-төрле.

Әти — зууур,
Әни — матууур,
Сеңлем — кечкенә минем.
Бабай бик тә акыллы,
Әбием шундый җылы.
Ә тагын бар бит үзем -
Мин үзем бик тә түзем!

Аерып әйтим кемне,
Барыбыз төрле-төрле.

Әти — зууур,
Әни — матууур,
Сеңлем — кечкенә минем.
Бабай бик тә акыллы,
Әбием шундый җылы.
Ә тагын бар бит үзем -
Мин үзем бик тә түзем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев