Җәмгыять белеме буенча БДИ: 2023 елда бердәм дәүләт имтиханы турында нәрсәләр белергә кирәк
Бу сайлау буенча иң массакүләм предмет. Быел аны чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысы диярлек тапшырачак.
8 июньдә җәмгыять белеме буенча БДИ узачак. Үзгәрешләргә килгәндә, 18нче бирем үзгәрде. Анда "аеручы" яки "берләштерүче" билгеләрне атарга кирәк. 25нче бирем формулировкасы һәм аны бәяләү системасы үзгәртелде. Хәзер аның өчен максималь балл - 6.
Ә менә 3 биремдә максималь балл 2 дән 1 гә кадәр кимегән.
Иң авыр биремнәр 4әү, бу югары дәрәҗәдәге катлаулы биремнәр, алар барысы да икенче өлештә. Бу биремнәр 19, 20, 24 һәм 25. ФИПИ мәгълүматлары буенча, 2023 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары салым, дәүләт бюджеты, кыйммәтле кәгазьләр, акча (махсус товар буларак) темаларын начар беләләр, иҗтимагый байлыклар характеристикаларында, "дөньяви дәүләт" һәм "социаль дәүләт" төшенчәләрендә дә буталалар.
Иң җиңел биремнәр, база дәрәҗәсендәге биремнәр, алар барлыгы 13. беренче өлештә кыска җавап бирү таләп ителгән биремнәр - 1, 3, 6, 8, 9, 12, 13, 15, 17, 18, 21, 22, 23.
Җәмгыять белеме буенча БДИда кайсы биремнәр күбрәк балл бирәчәк? 25 бирем югары дәрәҗәдәге катлаулылыкта, иң күбе 6 беренчел балл бирә, 24 һәм 22 биремнәр 4 беренчел балл бирәчәк.
Нәтиҗәләрне 23 июньнән дә соңга калмыйча белергә мөмкин булачак. Җәмгыять белеме буенча югары уку йортына керү өчен кимендә 42 балл җыярга кирәк.
Бу хакта https://mon.tatarstan.ru/tat/ хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев