Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Алтынчы елда - алтмыш бала!

Күптән түгел яшь артистлар, елдагыча, әти-әниләргә, килгән кунак-тамашачыларга концерт тәкъдим итте.

«Тылсым» театр студиясе 2нче гимназия базасында алтынчы ел эшләп килә. Студиядә өч төркем балалар шөгыльләнә: нәниләр, урта төркем һәм өлкәннәр. Барлыгы алтмышлап бала театр серләренә төшенә. Күптән түгел яшь артистлар, елдагыча, әти-әниләргә, килгән кунак-тамашачыларга концерт тәкъдим итте. Иң беренче сәхнәдә нәниләр чыгыш ясады. Алар Сөмбел Гаффарова белән Туфан Миңнуллинның бергә кушылган «Булмас димә» инсценировкасын күрсәтте. Бик матур чыгыш булды ул. Соңыннан җитди номер – Туфан Миңнуллинның «Саташу» спектакле күрсәтелде. Бу өзек гаилә темасына кагылышлы иде. Урта төркем балалар Самуил Маршакның «Мияубикәдә кунакта» әсәрен күрсәтте. Шулай ук Рабит Батулланың «Сак-сок» бәетенә нигезләнгән пьесасын тәкъдим иттеләр.

Һәр чыгышны тамашачы ихлас кабул итте. Көлдерә дә, елата да торган спектакльләр тамашачы күңелен яулады. Артистларга дәрәҗәле шәхесләр – Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрнының әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева мактау сүзләр җиткерде. Шулай ук, спектакль куелышында утлар, аппаратура, музыка белән ярдәм иткән Марат афәндегә аерым рәхмәтләр яңгырады. Концерт ахырында «Тылсым»нарның гимны яңгырады. Теләк булса, беләк калышмый, ди татар халкы. Бу – балалар чыгышын тасвирлый торган сүзләр. Яшь театр сөючеләрдә теләк тә, беләк тә көчле. Афәрин, «Тылсым»нар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев