Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Алтын медаль ияләренә һәм аларның укытучыларына 300 мең сум түләячәкләр

Халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм аларның педагоглары өчен Казан Мэры премиясе булдырылды

Гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңгән Казан укучылары һәм аларны әзерләгән педагоглар хәзер шәһәр Мэрыннан премия алачак. Илсур Метшин сәләтле балаларга ярдәм итү һәм аларның мөмкинлекләрен киңәйтү өчен бүләкләүнең яңа төрен кертте. Тиешле карар ТР башкаласы муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Премияләр гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә – Россияне тәкъдим иткән җыелма командалар әгъзаларына һәм балаларны әзерләгән педагогларга биреләчәк.

Премия күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Мәсәлән, алтын медаль ияләренә 300 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алган укучыларга 250 һәм 200 мең сум (салым ташламаларын да кертеп) түләнә.

Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар да Казан Мэры премиясенә дәгъва итә ала. Премия күләме Укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнәчәк. Мәсәлән, алтын медаль иясен әзерләгән өчен укытучы 300 мең сум, көмеш һәм бронза 250 һәм 200 мең сум алачак.

Исегезгә төшерәбез, ел саен Казан мәктәпләре укучылары халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Мәсәлән, узган ел информатика буенча Халыкара олимпиадада беренче урыннарны 2 нче лицей-интернат укучылары Гимран Абдуллин һәм Лобачевский исемендәге лицей укучысы Валерий Родионов алды. Мәктәп укучыларын Казан Мэры Илсур Метшин җиңүләре белән котлады. Моннан тыш, узган ел химия буенча Халыкара олимпиадада беренче урынны 131 нче лицей укучысы Никита Перов алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев