Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Алтын куллы Алдан

Алдан матурлык тудыра. Күңел күзе гүзәллекне үзе таба.

Күңеле матур, куллары алтын аның. Гади генә пластилинга да җан өрә белә ул. Чаллыдагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 69нчы мәктәпнең 6В сыйныфы укучысы Алдан Аблев хакында сүзебез.

Әнисе әйтүенчә, Алдан пластилин белән 7 яшеннән шөгыльләнә. Беркөнне «Пластилин серләре» дигән китап сорый ул. Ютуб каналыннан да карап өйрәнә. Шулай итеп, пластилиннан бер-бер артлы төрле геройлар туа башлый. Иң беренче иҗат җимеше — сөйкемле яшел бака. 

Алдан тәртип һәм чисталык бик ярата. Әллә шуңа, салкын булса да, ап-ак кышны барыннан да бигрәк үз күрә. Кышкы сафлыкны һәм матурлыкны тоя белә. Яңа ел могҗизасына ышана ул. Бүләкләргә юмарт Кыш Бабайны ел да зарыгып көтә.

Укытучысы Шәйхетдинова Лиана Рифкать кызы Алданның иҗади сәләтен бик тиз күреп ала. Аның йөгерек бармакларына шакката. Укытучы апасы сөйләгән хикәяләр буенча да образлар барлыкка килә. Алдан җитез генә, зур төгәллек белән берсеннән-берсе кызыклы фигуралар ясый да куя. Нәтиҗәдә, бик матур бер әкият туа.

«Пластилин белән уйнау, төрле фигуралар ясау — бик күңелле һәм файдалы шөгыль. Киләчәктә пластилиннан мультфильм ясап карыйсы килә. Алдан кебек сәләтле малайлар булганда, бу хыял чынга ашар, дип уйлыйм», — ди Лиана Рифкать кызы канатланып.

Менә шулай. Алданның серләр тулы кечкенә генә дөньясы бар. Үз куллары белән иҗат иткән дөнья ул... Битараф калып булмый аңа. Чөнки Алдан матурлык тудыра. Күңел күзе гүзәллекне үзе таба.

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев