Май аеның өч көне минем өчен бигрәк тә кызыклы булды. «Алтын каләм» фестиваленең күчмә мәктәбендә булдым. Яңа танышулар, очрашулар, кызыклы экскурсияләр, иҗади биремнәр...
Кыскасы, канатланып, илһам алып кайттым.
Беренче көн: күпне күрдек.
Көн бик күңелле башланып китте. Безгә шоппер, футболка, дәфтәр, каләм тараттылар. Аннан соң «Татмедиа» бинасына юл тоттык. Безне «Ялкын» журналының баш мөхәррире – Илназ Фазуллин каршы алды. Ул «Татмедиа»дагы редакцияләр турында сөйләде. Соңыннан, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары белән якынрак таныштык.
Яшь журналистларның Ютуб һәм башка төрле социаль мәйданчыклар өчен контент төшерә торган студияләрен дә күрдек.
Озак йөрдек, инде тәмле пауза ясар вакыт та килеп җитте. Ашханәдәге пешекче апалар бик яхшылап сыйладылар, ризыклары да искитмәле иде.
Ашагач, күтәренке кәеф белән конференциягә җыелдык. Беренче булып блогерлар – Илнар Идрисов һәм Олеся Лесная чыгыш ясадылар. Алар безгә ничек блогер булырга, күпме акча эшләүләре, көненә күпме видео-рислар төшерүләре турында сөйләделәр.
Мөмкинлекләр мәктәбе
Аннары яшьләр һәм медиа өлкәсендәге экспертларның фикерләрен тыңладык. Алар Татарстан Республикасы медиасистемасының актуаль мәсьәләләре, һөнәри кадрлар әзерләү, белем алу һәм алга таба үсеш өчен мөмкинлекләр турында сөйләделәр.
«Фестиваль журналистикада яңа талантлар ача, анда катнашучылар экспертлар һәм остазлар белән эшлиләр. Быел фестивальдә республиканың 24 муниципалитеты катнаша. Җиңүчеләр өч юнәлеш буенча билгеләнәчәк. Фестивальдә катнашу яшь журналистларның белемнәрен арттыра, ә күчмә мәктәп аларга журналистика белән актив шөгыльләнүче телерадиокомпанияләргә һәм югары уку йортларына барырга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры- Ринат Садыйков.
Дискотека да булды
Конференциядән соң соң без юнәлешләр буенча бүлендек, һәм остазлар офлайн-лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрделәр. Соңыннан, һәрбер катнашучы үзенең юнәлеше буенча очрашуга китте. Мин татар телендә басма журналистика юнәлешендә катнаштым. Без «Татар-информ»да булдык. Очрашу кичәсе журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире – Рәмис Латыйпов алып барды. Ул безгә бик кирәкле киңәшләр бирде. Шулай ук, хәзерге көндә «Татар-информ»да эшләүче журналистлар белән дә танышырга насыйп булды.
Алар журналист булу авырмы, аның үзенчәлекле якларын, үзләренең тормыш, иҗат юлларын сөйләп уздылар.
Тагын бер кызыклы урын – «УРАМ» экстрим-паркында булдык. Сәяхәтләрдән соң, «Волга» яшьләр үзәгендә үз бүлмәләребезгә урнаштык. Күптән көтелгән кичке ашны ашадык һәм көнебез турында фикер алышьтык, хисләребез белән бүлештек.
Көн азагында яшьләр зарыгып көтеп алган дискотека башланды. Менә шундый күңелле нокта куйдык беренче көнгә.
Нет комментариев