Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Алтын каләм – Золотое перо» фестиваленә гаризалар кабул ителә

Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә мөмкин.

 

«Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге, медиа өлкәсендә эшчәнлек алып баручы һәм Татарстан Республикасында даими яшәүче яшьләр катнаша алачак.

Гаризаларны 31нче гыйнварга кадәр бирергә мөмкин.

«Проектның яңа сезонын өч юнәлеш буенча яңартылган форматта эшләтеп җибәрәбез – бу традицион индивидуаль номинация, анда мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша, һәм тагын югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары медиаүзәкләре өчен ике юнәлеш өстәлде.

Шулай итеп, проект медиаюнәлеш белән кызыксынучы яшьләрнең төрле категорияләрен үз эченә алачак. Яшьләр белән бергә республикада һәм тулаем илдә алар өчен булдырылган барлык мөмкинлекләр турында сөйләячәкбез», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Министр билгеләп үткәнчә, конкурс этаплары онлайн-форматта узачак һәм берничә тапкыр турыдан-туры чыгыш ясау планлаштырыла, иң яхшылары йомгаклау фестиваленә узачак.

Индивидуаль номинация 8 юнәлешне үз эченә ала:

  • рус телендә басма журналистика;
  • татар телендә басма журналистика;
  • подкастлар һәм радио (рус һәм татар телләрендә);
  • фотожурналистика;
  • телевидение һәм видеоблогинг (рус һәм татар телләрендә);
  • дизайн һәм верстка;
  • SMM;
  • реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә.

Фестивальдә Гран-при алган җиңүче югары уку йортында медиа юнәлеше буенча укырга керә алачак. Шулай ук индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинация ияләре сайланачак. Ә югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасындагы иң яхшы медиаүзәкләр 1 млн сумлык сертификат алачак.

«Алтын каләм – Золотое перо» конкурсы ел саен Татарстан журналистикасы өлкәсендә яңа йолдызлар кабыза. Республикабызның күп кенә танылган белгечләре үз юлларын нәкъ менә шушы конкурстан башладылар.

Яңартылган формат биш көнлек фестивальне генә түгел, ә шәхси номинацияләр өчен онлайн-укытуны, коллектив номинацияләр өчен проектлар яклауны да күздә тота. Катнашучылар файдалы белем алачаклар һәм аларны шунда ук гамәлдә кулланачаклар. Ә иң яхшыларын йомгаклау фестивалендә билгеләрбез», - дип сөйләде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Катнашучыларга гариза бирү өчен https://clck.ru/37JQdo сылтамасы буенча теркәлергә һәм проектның электрон почтасына zolotoepero2024@yandex.ru портфолио җибәрергә кирәк. Хатның темасында Фамилия белән исем һәм юнәлеш күрсәтелергә тиеш.

«Конкурста катнашучылар республикабыз журналистикасына яңа агымнар һәм яңа фикерләр кертәчәкләренә ышанам. Фестивальнең төп бурычы – яшь журналистларны чын мәгънәсендә эшләргә өйрәтү. Быел гамәли юнәлешне көчәйтергә карар ителде. Яшь кадрларга без тормышның барлык өлкәләрендә таянабыз. Иң мөһиме, журналистика – ул җәмгыятькә хезмәт итү, хакыйкать һәм ялган, яхшылык һәм явызлык, гаделлек һәм гаделсезлек арасында мәңгелек шәхси сайлау», – дип өстәде ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Тулырак мәгълүмат белән фестивальнең Нигезләмәсендә танышырга мөмкин.

Фестиваль ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Югары белем бирү мәгариф оешмалары, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Идел» яшьләр журналы тарафыннан үткәрелә.

https://mon.tatarstan.ru/tat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев