«Алтын Каләм» фестиваленең икенче этабы башланды
Ачык ишек

«Алтын Каләм» фестиваленең икенче этабы башланды

Быел катнашучылар башта онлайн мастер-класслар уза, аннары аларны стажировка форматында офлайн смена көтә.

Быел бәйгегә барлыгы 300дән артык эш кабул ителгән. Икенче этапка 120 яшь журналист чакырылган. Бу хакта «Ялкын» журналының телеграм каналында хәбәр ителә. «Ялкын» журналы оештыручылар рәтендә.

Быел фестивальнең форматы бераз үзгәргән: катнашучылар башта онлайн мастер-класслар уза, аннан соң аларны төп сынау — стажировка форматында офлайн смена көтә. 

Гран-при яулаган катнашучы уку йортына бушлай керә алачак. Студентлар өчен коллектив номинациядә төп приз — медиаүзәкне үстерүгә бирелгән миллион сум.

Фото https://vk.com/zolotoepero2024

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев