Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әлмәттә яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы була

24-29 апрельдә Педагоглар һәм остазлар елы кысаларында Әлмәт районында яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы уза.

Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Олимпиадада катнашу өчен Татарстан республикасы балалар–яшүсмерләр геология хәрәкәтенең мәктәп-база мәйданчыклары арасыннан 34 команда теркәлгән, шул исәптән Кырым Республикасы командасы. Быел олимпиадада барлыгы 272 укучы катнаша һәм 55 команда җитәкчесе була. Олимпиаданы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татнефть» ААҖ һәм Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты оештыра.

Олимпиада тематикасы табигать белеменең тыгыз бәйләнгән бүлекләрен үз эченә ала, алар җир турында фәннәр комплексын тәшкил итә. Мәктәп укучыларының палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология, структур геология, тарихи геология, инженер геологиясе, гидрогеология, файдалы казылмалар геологиясе һәм геология профилендәге башка фәннәр буенча белемнәрен практик куллану мәсьәләләре күтәрелә.

Яшь геологлар үзләрен 10 конкурста сынап карый: геологик маршрут, гидрология, сынау, радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, кыр тукталышын оештыру һәм башка олимпиада ярышлары.

Олимпиада җиңүчеләре гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнә.

Фото: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев